Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа пособиеләр алу 1 майдан башлана

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга аз керемле гаиләләргә яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала.

Шул ук вакытта пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, 1 майдан соң гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай өчен сумманы алачак - апрель һәм май айлары өчен, апрельдә балага 8 яшь тулган очракта.

Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме мөһим шарт булып тора. Әлеге түләү уртача җан кереме яшәү төбәгендәге кешегә яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә билгеләнәчәк. 

Региондагы балага яшәү минимумының 50, 75 яки 100% тәшкил итә ала торган яңа түләү күләме дә керемгә бәйле. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча уртача - 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып, гаилә керемнәре кешегә яшәү минимумыннан ким булса, пособие балага төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып, гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәк яшәү минимумының 100% ына максималь пособие билгеләнә.

Исегезгә төшерәбез, хәзер 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм әлеге пособие күләме балага региональ яшәү минимумыннан 50% тәшкил итә.

Пенсия фондының Әтнә клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев