Әдәби-музыкаль кичә үтте
Хәбәрләр

Әдәби-музыкаль кичә үтте

15 нче февраль – татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Шул уңайдан Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме мәктәбендә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Укучыларның сәнгатьле шигырь сөйләүләре җыр-бию, инсценировка, презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр.


Нет комментариев