Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Айдар Сәлимгәрәев: «Актив эш алып бару кирәк»

Бүген «Татмедиа»дә веб-редакторларны укыталар.

 

Бүген Казанда, “Татмедиа” бинасында район басмалары веб-редакторлары өчен «WEB-ЛАБОРАТОРИЯ» исеме астында белем бирү семинары уза.

Анда “Әтнә таңы” сайты веб-редакторы раилә Минибаева да катнаша.

Семинарны сәламләү сүзләре белән Республиканың басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлигәрәев, “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков ачты.

  • Бүгенге чынбарлык бездән барлык платформаларда да һәм социаль челтәрләрдә дә актив эш алып баруны таләп итә. Безгә укучы өчен югары дәрәҗәдә эффектлы, кызыклы һәм файдалы булырга кирәк. Безне укысыннар һәм кат-кат кулларына алсыннар. Сезгә бүген уңышлы эш көне һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешүегезне телим, - диде Айдар Сәетгәрәй улы, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.

“Татмедиа” – заманча, зур, көчле команда. Без бик күп, барыбыз бергә эшләп теләгән нәтиҗәләргә ирешә алырбыз”, - дип билгеләде үз чыгышында Шамил Мөхәммәт улы.

Белем бирүдә катнашучылар өчен бик катлаулы, әмма файдалы программа әзерләнгән, анда лекцияләр, аерым төркемнәрдә эшләү, стратегик сессия, эшлекле уеннар каралган. Чараның спикеры  - “татмедиа” АҖ медиашкола директоры Александр Третьяков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев