Акча юлдан яздыра
Мошенниклык очраклары буенча да игътибарлы булу кирәклегенә басым ясый бүлекчә җитәкчесе.
“Яңа төрләрне уйлап чыгарып кына торалар. Хәзер инде “биржа”да төрле кыйммәтле кәгазьләр, нефть, кыйммәтле ташлар белән акча эшләү юлына басарга чакыралар. Бу аларның чираттагы капкыны – онытмасагыз иде. Бер райондашыбыз аларның кармагына эләгергә дә өлгергән инде. Мошенниклар сүзенә алданып, ул 710 мең сум акчасыннан колак каккан. Ә ул акчаны кредитка алган, таныш-белешләреннән җыйган. ”Әлеге мошенниклык очрагы буенча тикшерү эше дәвам итә”, – ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. Нәрсә дияргә була инде? Без кисәтеп торабыз – игътибарлы булсагыз иде. Алдана күрмәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев