Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Акчамны кире кайтара аламмы?

Сәүдә үзәкләрендә дежур тору – кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча квалификацияле ярдәм ала торган чараларның берсе.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләренә район сәүдә үзәгендә чираттагы дежур вакытында бер ханым түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать итә: – Казан шәһәре сәүдә объектларының берсеннән электр иттарткычы сатып алдым, тик бер атнадан ул эшләүдән туктады. Мин сатучыга мөрәҗәгать иттем һәм акчаны кире кайтару турында гариза яздым. Гаризаны кабул иттеләр, иттарткычны экспертизага алдылар. Егерме көннән соң миңа шалтыратып, иттарткычның ремонтлануы турында әйттеләр. Әгәр дә иттарткычта җитешсезлек булмаган очракта да, мин акчаны кире кайтаруны таләп итә аламмы? Кулланучыга түбәндәге эчтәлектәге консультация бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 18 маддәсе нигезендә, сатучыга түгел, ә кулланучыга нинди таләп куюын сайлау хокукы бирелгән. Сатучы (җитештерүче, импортер һ. б.) бары тик кулланучы белдергән таләпне генә канәгатьләндерергә тиеш. Шулай итеп, сатучының гамәлләре законсыз. Сатучы сезнең сайлау хокукын бозган. РФ ГК 309, 310 маддәләре нигезендә йөкләмәләрнең ш а р тл а р ы һ ә м з а ко н д а күрсәтелгәнчә, башка хокукый актлар таләпләре нигезендә тиешенчә үтәлергә тиеш. Йөкләмәне берьяклы үтәүдән баш тарту һәм аның шартларын берьяклы гына үзгәртү, законда каралган очраклардан тыш рөхсәт ителми. Сатучы товарның кимчелекләрен үз белдеге белән юкка чыгарырга хокуклы түгел, ә түләгән акчаны кире кайтару турындагы таләпне канәгатьләндерергә тиеш була. Сатучының кулланучы ризалыгыннан башка җитешсезлекләрне бетерү буенча берьяклы гына башкарылган гамәлләре, сезнең түләгән сумманы кире кайтару турындагы таләпне суд тәртибендә күрсәтү хокукыннан мәхрүм итми. Шулай ук Сез сатучыдан “неустойка” түләттерергә хокуклы, чөнки товар өчен түләнгән сумманы (10 көн) кире кайтару срогы сатучы тарафыннан бозылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев