Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әнисе бүләк иткән лотерея билетына 1 миллион сум акча откан

Мини-кунакханәләр хуҗасына әнисе лотерея билеты бүләк иткән булган.

“Столото” матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә,  Салават шәһәрендә  яшәүче эшкуар Игорь Гәрәевкә  уйламаганда әнисе лотерея билеты бүләк иткән.  Эшкуарның әнисе, миллион сум отканын белгәч, билетны улына биргән. Бу хакта «Өмет» басмасы хәбәр итә. “Лотереядә уңыш миңа элек тә зур булмаган призлар рәвешендә елмая иде. Әмма әни бүләк иткән билет шаккатырды. Минем тормыш кагыйдәм – үзеңә һәм әйбәт сынамышларга ышанырга!”  –  ди Игорь Гәрәев. Игорь Гәрәев – кечкенә кунакханәләр тота һәм ул үзенең  милек объектлары әйләнешен арттырырга җыенган. Әнисе кулыннан булган шундый кыйммәтле бүләк бик урынлы булган, эшкуарның эшләрендә дә ул – саллы ярдәм. Моннан тыш, ир сәяхәтләр һәм спорт ярата икән. Откан акчаларның бер өлешен өл ялга тотарга ниятли.

Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев