Ары авылында бирнә җыйдылар
Тиздән Сабантуйлар җитә.
Тиздән Сабантуйлар җитә..Бәйрәм якынлашкан көннәрдә йорттан-йортка кереп, бирнә җыябыз.
Сабантуйга бирнә җыю җыйдык...Хәзер инде заманалар үзгәреп бара.Атлар юк..Матур итеп бизәлгән машиналар белән урам,авыл әйләндек. Тирә юньгә гармун моңнары таралды. Бүләк бирүчеләр үзләренең иң изге теләкләрен юлладылар, кушылып биючеләр дә булды.
Шулай күңелле һәм бердәм яшибез. Милли йолаларыбызны да сакларга тырышабыз.Бүләкләрегез,акчалата ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә.Барыгызны да үзебезнең милли бәйрәмебез Сабантуйга чакырабыз,якынлашып килүче бәйрәмнәр белән,дуслар!Бәйрәм якынлашкан көннәрдә Ары мәдәният йорты хезмәткәрләре йорттан-йортка кереп, бирнә җыйдылар.
"Сабантуйга бирнә җыю җыйдык...Хәзер инде заманалар үзгәреп бара.Атлар юк. Матур итеп бизәлгән машиналар белән урам,авыл әйләндек. Тирә юньгә гармун моңнары таралды. Бүләк бирүчеләр үзләренең иң изге теләкләрен юлладылар, кушылып биючеләр дә булды.
Шулай күңелле һәм бердәм яшибез. Милли йолаларыбызны да сакларга тырышабыз.Бүләкләрегез,акчалата ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Барыгызны да үзебезнең милли бәйрәмебез Сабантуйга чакырабыз,якынлашып килүче бәйрәмнәр белән,дуслар!" , - ди Ары авылы мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев