Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә район мәдәният йорты методистлары осталык дәресе уздырдылар

«Чулпан» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балаларга » Милли брошь» буенча Әтнә район мәдәният йорты методистлары осталык дәресе үткәрде.

  "Чулпан"  ял һәм сәламәтләндерү лагеренда балаларга " Милли брошь" буенча Әтнә район мәдәният йорты методистлары осталык дәресе үткәрде.Милли брошьны ясый башлаганчы, балаларга татар орнаменты үзенчәлекләре,аларның барлыкка килүе,төрләре турында әңгәмә оештырылды. Балалар үзләренең зәвыгына туры китереп милли брошь элементларын җыйдылар, ябыштырдылар һәм үз эшләреннән бик канәгать булып, күкрәкләренә тактылар. Балалар осталык дәресе вакытында бик актив, кызыксынучан булдылар.Балалар безгә рәхмәт әйтеп, алар белән тагын күрешербез дип сүз куешып җылы  итеп хушлаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев