Әтнә театры Мәскәүгә китте
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 20-21 март көннәрендә Мәскәү тамашачысына үзенең спектакльләрен тәкъдим итә.
Башка еллардан аермалы буларак, быел коллектив биредә театр тамашачысына ике спектаклен тәкъдим итә. Хәй Вахитнең “Беренче мәхәббәт” һәм Аяз Гыйлаҗевнең “Кар астында кайнар чишмә” спектакльләрен. Театр коллективы спектакльләрен Зуев исемендәге мәдәният сараенда уйнаячак.
Уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев