Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнә үзәк китапханәсенә экскурсия

10 март көнне Күнгәр урта мәктәбенең 7 һәм 8 нче сыйныф укучылары Әтнә үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар.

Китапханәче кыз Ногманова Йолдыз чара барышында китапханә эшчәнлеге белән таныштырды, уку залы һәм абонемент эшчәнлеге турында сөйләде, ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләргә күзәтү ясады. Укучыларга фондтагы китаплар турында мәгълүмат бирелде, матур әдәбият һәм бүлектәге китапларның ничек урнашуын аңлатты.Шулай ук укучылар рәссам Илдар абый Валиуллинның “Татар җаны, татар рухы” исемле шәхси күргәзмәсе белән таныштылар, рәссамның үзе белән аралашып, үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Китапханә хезмәткәрләре барлык кунакларны Әтнә үзәк китапханәсенең актив укучылары булырга чакырып калдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев