Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә - әфганчылар

Алдан хәбәр иткәнебезчә, Әтнәдә әфганчылар оештырган автопробег үтте.

Башлангычында Биектау районының әфганчылар советы җитәкчесе Ришат Нургалиев торган бу чараны безнең Әтнә, Арча, Балтач әфганчылары күтәреп алган.

Район хакимияте дә бу чараны куанып кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов та үз чыгышында әфганчыларгы зур хөрмәт белән каравын белдерде. 

Олы Бәрәзәдә укучылар, авыл халкы белән, Бәрәскәдә авыл җирлеге җитәкчелеге, шулай ук авыл халкы белән очрашканнар. Шундый ук очрашу Әтнә техникумы студентлары белән дә узды. Автопробегның асылы - иртәгә узучы чик сакчылары көне белән бәйле. Сер түгел, чик буенда бик күп әфганчылар хезмәт итеп, шунда һәлак булучылар да бар. Шуңа күрә бу чараны алар истәлегенә үтте дияргә дә була. Алай гына да түгел, әлеге чара бүгенге көндә үткәрелүче СВОдагы егетләргә дә багышлана.Каршы алып, матур итеп кеабул иткән техникум җитәкчелегенә, студентларга рәхмәт. Һәрхәлдә, килгән кунаклар бик канәгать булуларын белдерделәр. Әлеге чарадан фоторепортаж белән таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев