Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әтнәдә – “Җиңү диктанты”

Олы Әтнә урта мәктәбе базасында быел да “Җиңү диктанты” яздылар.

Теләгән һәркемгә бирелде мондый мөмкинлек. Район җитәкчеләре дә, хәтта тыл ветераны, Олы Әтнәдә яшәүче Мөнәвәрә Хәсәнова да кулларына ручка алдылар.

Алдагы елларда, мөгаен, мондый зур чараны башка бер иркенрәк залда уздырырга туры килер. Чөнки, катнашучылар былтыргыдан да күбрәк иде һәм аларның саны ел саен арта.

Соңыннан, диктант язучыларның кайберсе белән әңгәмә корырга да өлгердек.

  • Тарихны, аеруча аның Бөек Ватан сугышы белән бәйле өлешен яхшы белү кирәк, – диләр алар.

Диктантны оештыручы һәм җаваплы Энҗе Гайнуллина сүзләренә караганда, “Җиңү диктанты” 2019 елдан бирле уза, ә биредә инде бишенче ел рәттән уза һәм катнашучыларның артуы сөендерә. 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев