Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Авылыбызның «аяклы тарихы»

Гайнуллин Әдһәм абый 1944 елны, әтисе сугыштан яраланып, гарипләнеп кайткач туган бала. “Авыр вакытлар, һәр җирдә хәерчелек.

Шулай да мәктәптә бездән дә бәхетле ил юк, без бик бәхетле яшибез дип өйрәттеләр. Бәлки ул безгә шулай сеңдерелгәндер. Илебезне, авылыбызны яратып яшәдек. Авырлыкларны акрынлап җиңә килдек.  Тормышлар акрынлап яхшырды, әлхәмдүлилләһ», – дип искә ала Әдһәм абый. Ул да башкалар кебек авыл мәктәбендә укый. Ә армиядә Германия Демократик Республикасындагы чикләнгән контингентта хезмәт итә, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша.
“Калган бөтен гомерем шушы Бәрәскә белән бәйле булды. Эшләдем, өйләндем, балалар үстердек. 
Бүгенге көндә хатыным Нәзирә белән икәү яшәп ятабыз. Ике ул үстердек, 6 оныгыбыз, биш оныкчыгыбыз бар. Моннан да зур байлык-шатлык юк икән! Дөньяны шулай яши-яши аңлыйсың икән, Аллаһка шөкер”, – дип барына канәгать булып яши Әдһәм абый.
Авыр балачак, эшләп үткән гомер, дип куярга булыр иде аңа багышланган бу мәкалә исемен. Соңрак Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкның ревкомиссия рәисе булып 28 ел эшләп, лаеклы ялга чыга ул. Бу вазыйфага колхозчыларның гомуми җыелышында сайлап куялар аны. 5-6 ярдәмчесе дә була. Гади итеп әйтсәк, хуҗалыкның контроль органы бу. Бу эшне дә җиренә җиткереп башкара Әдһәм абый.
Аның турында авылыбызның “аяклы тарихы” дисәк тә була. “Әтнә таңы”ның актив хәбәрчесе, авыл тарихы буенча бик күп язмалар бирүче дә ул. Нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, аның җавабы әзер. Хәтере яхшы. Шундый авылдашыбыз булу – безнең өчен зур байлык.
Сөембикә Садриева,  Түбән Бәрәскә авыл җирлеге ветераннар советы

Без үскәндә булган чып-чын хәлләр яки вәхшилек

Элек, балавакытта Олы Әтнә авылының иске клуб, автовокзал һәм ашханә булган, зур гына мәйдан биләгән урынында, тирә-юньдә дан тоткан “Әтнә базары” һәр ял көне саен эшләп торды. Тирә-юнь, ераграк авыл һәм районнар да, Мари респуб­ликасыннан да бик күп кеше килә иде. Базар әйләнәсе коймалап алынган – теләсә-кайдан кереп-чыгып йөреп булмый. Капкасы бар. Ат белән, арба-чана белән нидер сатарга алып килгән яки мал-туар алып килгән кешеләрне тикшереп, билет сатып кына кертәләр иде базарга. Кергәндә түләргә акча булмаса, чыкканда түләтәләр иде.
Күбесенең сата торган әйбере үз куллары белән эшләнгән булды. Нәрсәләр генә юк иде биредә, үзеңә кирәкнең барысын да табарга мөмкин. Рәте белән зур ат чаналары, арбалары, кечкенә һәм балаларга артлы бизәкле чана-арбалар... Икенче бер почмакта орчык, мич һәм самовар морҗалары, кыскыч, мич капкачлары – шундый тимер-томыр эшләнмәләр... базарның үзәгендә мал-туар: ат, сыер, тана, сарык, кош-корт – бар да бар. Иң күп товарлардан: чабата, башмак. Чабатаның ниндие кирәк; Әйшиязныкымы, Кече Әтнәнекеме? Дәрәҗәләре төрлечә – бәяләре дә шулай. Чыпта, төрле бау-арканнар, көянтә, иләк-чиләк, агач кисмәкләр – нинди төрдән кирәк. Эскәмия, урындыклар, себеркенең ниндиләре генә юк. Монда җаның нәрсә тели, бар да бар. Монда бер-берсе белән очрашып күрешү, танышулар да була иде. Базар шаулап торды.

Әтнә базары күренеше, елы билгесез /Фото Әтнә районы архивыннан

Бер кырыйда хатын-кыз, бала-чага чыр-чу килә. Мари хатыннары чәйни торган сагыз саталар икән. Әнә теге кырыйда суелган хайван тиреләре кабул итеп алалар. Ишек янында ук хатын-кызлар, бала-чага йомырка, берәр кадак итеп йомарланган атланмай саталар. Биредә, әгәр дә кирәк икән, уңайлы булса, әйберләрне алыштырып та була. Моны инде хәзер бартер диләр. Монда инде базарның үз үлчәү берәмлеге. Кило, центнер дип сөйләшүләр юк. Монда кадак, аршин, вершок, бармак иңле, карыш кебек үлчәү берәмлекләре белән генә сөйләшүләр бара. Мәсәлән: “Ун пот печән алдым әле, 1 фисметр агач, 1 ат олавы ягарга утын алдым”, диюләр гамәлдә иде. Минем дә үземә бу базарда сыер мае, йомырка сатарга туры килде. Чөнки әнинең базар юлында йөрергә вакыты юк, эштән кала алмый...
Кыскача гына Әтнә базары турында яза башлавымның сәбәбе дә бар. Авылым кешесе Хәкимҗан абый турында язарга булдым. Аны Хәким дип тә, “Әким” дип тә, “Аный Хәкиме” дип тә йөрттеләр. Юксылларга кушамат тиз тагыла инде ул, хәер, ул чорда бик күп кеше бер чама булгандыр. Сугыш арты еллары, икмәкнең бик кадерле, исәпле вакыты. Элек күмәк хуҗалыкларда юл төзү, ремонтлау бригадалары эшләде. “Ленин” исемендәге колхозда бригадир булып Гыйльметдин Хәйруллин, “Трактор” колхозында Фәхретдин Сафин эшләде. Хәкимҗан абый шушы  бригадада казып таш чыгарганда куышланып кергән чокыр эчендә өстенә таш ишелә һәм гарипләнеп кала. Ул бер як санын таякка таянып кына, өстерәлеп кенә авыр хәрәкәтләнә иде.
Хәким абый чарасызлыктан интегә торгач, чабата үрергә өйрәнә. Белмим, ул аңа юкә кабыкларын кайдан юнәткәндер. Ул атна буе чабата тукый һәм базар көнне иртүк караңгыда иңбашына чабаталарын аллап-артлап асып Әтнәгә юлга чыга иде. 
Үз җаена Ватык күпергә, Мәмеч күперенә, Нокса күперенә җитә. Ул вакытта Әтнә белән Бәрәскә арасында шундый исемдәге күперләр бар иде. Шулай азап­лана торгач «терәүле» баганага җитә. Бу инде ярты юл дигән сүз. Көндезге сәгать икеләргә кадәр сату белән шөгыльләнә. “Әким чабатасы” дигән кушаматлы иде ул. Хәкимҗан абый өстерәлә-өстерәлә Әтнә уртасындагы агач ашханәгә төшеп, 2 стакан чәй алып өстәлгә утыра. Өстәлгә тәлинкәгә туралган ипи куелган. Ипи бушлай, акча түлисе юк. Яхшылап ипи ашап, чәй эчеп Хәким абый кайтырга чыга.
Бу уңайдан бер мәзәк тә искә төште әле. Безнең авылдан Рәхим абый  белән Җантаһир дигән егет шушы ашханәгә керәләр. Ипи буш бит. “Аша Җантаһир, ашап кеше үлми”, – ди икән тегесе. Бәрәскәдә бу әйтемне еш кулланалар. Нигә алай дип әйткәнне күпләр хәзер белми дә. 
Сүзем Хәким абый турында иде бит. Атна уртасында – Бәрәзә, аннан соң Киме базары. Ул вакытта базарлар авыл халкы тормышында зур урын тоттылар. Шул Әтнә базарына барган кебек, Хәким абый Бәрәзә базарына да барып кайта. Ярый юлында ат-мазар очрап утыртсалар. Элек колхозларга Ерак урман (Лаеш) кисәргә нәрәт килгәч, Хәкимҗан абыйга 25-30 пар чабата үрергә заказ биреп куйганнар. Эшләүчеләрнең чабаталары тузгач, эшләгәннәреннән түләү шарты белән берәр пар чабата язып биргәннәр.
Хәкимҗан абыйның хатыны, ике ир малае бар иде. Олы улы Камил миннән 1-2 яшькә олырак, күчмичә калып минем белән бергә укыды. Бик хәрәкәтчән, шаярырга ярата, физкультура дәресләрендә күрсәтелгән, кушылган биремнәрне аннан яхшы башкаручы юк. Әгәр дә яхшы тренер белән шөгыльләнергә туры килсә, аннан бик яхшы спорт остасы чыгар иде. Ничектер бервакыт миңа аларның өйләренә керергә туры килде. Кечкенә, алты аршинлы өй. Түрдә аркылыга сәке. Ишек янындагы почмакта бәйләүдә бозау. Хәким абый сәкенең бер кырыендарак, үзенең шөгыле белән мәшгуль. Ул  кинәт кенә: ”Әллә-лә”, – дип кычкырып, бер ягына авып китте. Озак еллар хезмәт иткән сәке тактасы йомшарган, сәке астында басып утырган каз тишектән Хәким абыйның артын чукыган икән...
Мин белгәндә Хәким абыйның хатыны Хәдичә апай ел саен дуңгыз көтүе көтә иде. Иртәнге якта көтүгә үзе чыга, өйлә алларыннан әнисе урынына Камил килә. Мин дә көтүче, бозау көтүе көтеп йөрим. Камил белән яшелчә басуы янындагы болынлыкта еш очраша идек. Хәтерлим әле, көн үзәгендә яшелчәлектә кеше калмый, каравылчы күләгәдә, күренми. Безнең Камил белән тиз генә түтәлдән бер-ике кишер йолкып, шуны яшел чирәмгә ышкып ашаганыбыз әле дә күз алдымда: Камилнең иреннәре балчык карасына буялган, үзе кетер-кетер кишер ашый, үзе елмая. Минеке дә шундый булгандыр инде ул, үзеңнеке күренми бит. Ашау бик кадерле иде шул ул елларны. 
1956-1957 еллар иде ул. Камилне армиягә озатуда да катнаштым әле мин. Аягына тузган, тишек галош киеп китте  ул армиягә.
Мин үзем дә армиядә йөреп кайткач та күрешә алмадык Камил белән. Ул вакытта Хәкимҗан абый да, кече уллары да, Хәдичә апай да вафат булганнар иде. Белмим, мин чирәм җирләрдәме, яисә, армиядә булганмындырмы. Авылда булсам, ничек тә белми калмас идем. Сыйныфташым Камилне искә алып сөйләшкәндә миңа бер танышым менә нәрсәләр сөйләде:
“Камил армиядән экскаваторчы таныклыгы алып кайта. Казанда каядыр шуның буенча эшкә урнашып, әйбәт кенә эшли. Эшендә яраталар, яхшы фатир бирәләр. Хәдичә  апай ялгыз булгач, Камил аны үз янына алып китә. Көз көне бәрәңге алыр вакыт җиткәч, Камил үзенең гаиләсе белән кайтып бәрәңге ала. Казанга алып китәсе бәрәңгене төяп, колхоз базына куялар. Бары кемнәрнеңдер катнашыннан соң гына аңа ул бәрәңгене биреп җибәрәләр...
Минем бу хәлләргә ышанасым да килмәгән иде, кызганычка каршы, чын булган бу хәл. Мин бу хакта язарга да, кемнәрнедер тәнкыйтьләп, үзләренә дә әйтә алмадым. Ничектер уңайсызланумы, оялумы (кем өчендер) булгандыр...
 Бу турыда бигрәк тә яшь буын белергә тиешле дип, күңелемдә ниндидер нәфрәт йөри. Күңелемдә шул вәхшилеккә карата таш йөри. Бу турыда аңлатып язарлык сүзләр таба алмыйм. Моның инде теге ягында вәхшилек юк. Чөнки бу кешеләр берсе дә исән түгелләр. Балаларына, якыннарына авыр булмасын дип исемнәрен язмыйм. Коммунистлар вакыты бит ул. Авылымның нинди асыл бәндәләрен алып китеп юк иттеләр. Мондый кешеләрдән барысын да көтәргә була иде. 
Әдһәм Гайнуллин,   Бәрәскә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев