Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларга барысы да килешә

Һәр елдагыча әти-әниләр, тамашачылар каршында Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укучылары имтихан тотты.

Соңгы берничә елда зурдан кубып, җитди итеп әзерләнә башлады сәнгать мәктәбе хисап концертына. Үткәрү урыны да – Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсе.

Әлеге сәхнәгә аяк бастыңмы, димәк сынатырга ярамый. Соңгы берничә елда саклап килгән “марканы” бу юлы да зур югарылыкта саклый алырлармы? Аннары җитәкчелек тә башка? Шундый уйлар белән килдем йомгаклау концертына. Театр бинасы кырмыска оясын хәтерләтә – һәркем хәрәкәттә: укытучылар, балалар, әти-әниләр дә.

Башланды... Тирән итеп суларга да онытып, бер сулышта үтте дә китте ике сәгатьтән артык барган концерт. Булдырдылар. Самими, чын күңелдән чыгыш ясаган балаларга карап, сокланып, хәтта кимчелекләргә дә игътибар ителмәгән. Залдагы тамашачының телефоны да шалтырамады, кырыйда чабып йөргән балалар да күренмәде. Сәхнәдә үзләрен иркен тотып, каушамый чыгыш ясаган һәр балага карап “Афәрин!” диясе килде. Укытучылар да бер баланы да читтә калдырмый, сәхнәгә чыгарырга тырышканнар. Хәтта әзерлек төркеменә йөргән өч яшьлек кызчык та сәхнәгә беренче адымнарын ясады дисәк тә, ялгыш булмастыр.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев