Бер төн эчендә Россиядә 80 Украина дроны бәреп төшерелгән
Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләре узган төндә Россия территориясендә 80 пилотсыз очу аппаратын (БПЛА) юк иткән. Бу хакта бүген РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 30 БПЛА Краснодар крае территориясендә бәреп төшерелгән, 14 дронны Кырым Республикасы территориясендә юк иткәннәр, 10 пилотсыз очкычны – Ростов өлкәсендә, 8 БПЛА Кара диңгез акваториясендә бәреп төшергәннәр.
Брянск һәм Белгород өлкәләре территориясендә бишәр дрон юк ителгән, өч БПЛА – Курск өлкәсе территориясендә, икешәр Калуга өлкәсе һәм Азов диңгезе өстендә һәм берсе Воронеж өлкәсе өстендә бәреп төшерелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев