Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бердәмлектә – көч

Игелекле эшләребез турында язган идем инде.

Халыкның мобилизацияләнүче ирегетләргә ярдәмен язгы ташкын белән чагыштырып була. Ник бер кеше читтә калсын! Һәр хезмәт төркемнәрдә яктыртып барылды.

Халыктан җыйган кирәкяракларны ир-атларга тапшырып кайттык. Күлле Киме, Ары, Бактачы, Яңа Бәрәскә авыл халкыннан 415 пар оекбаш һәм носки, шуның 50гә якынын “Бәйләүчеләр” төркеме бәйләп бирде. 70кә якын эчке, җылыкием, перчатка һәм башка әйберләр җыйналды. Бихисап күп булды халык тапшырган киемнәр, көнкүреш әйберләре. Һәр ир-атка аерым пакетларда берәр ир-ат эчке киеме, берәр кием перчатка, алтышар кием оекбаш һәм термоноскилар булдырылды. Гади халыкны да онытмадык. Алар өчен Әтнә волонтёрларына чәпәлиләр, кыска балтырлы оекбашлар, колготкилар тапшырдык.

Мобилизацияләнүче ирегетләрнең әниләрен дә онытмыйбыз. Мәктәптә “Хатлар яздым утырып” дип исемләнгән кичә уздырдык. Укучылар кичәне бик җылы кабул иттеләр. Галина Степанова белән Мира Нигъмәтҗанованың - икесенең дә 2 улы, Гүзәлия, Дания, Арыдан Миләүшә, Нуриянең уллары махсус хәрби операциядә. Кичә барышында Галина Алексеевна: “Улларыбыз белән горурланабыз?” – диде. Менә шундый очрашулар аша ватанпәрвәрлек, патриотик хис тәрбияләргә буладыр.

Ә хәзер халык азык-төлек белән ярдәмгә кереште. Монда да халык бик актив кушылып китте. Ары авылыннан Әхмәтов Илсур, фермер, бу эштә алдынгы рәтләрдә. Авылны оештыра, туплый. Үзеннән дә өлеш кертә. Үзе үстергән тавыклардан ясалган рулетларны безнең егетләргә җибәрәчәк. Игелекле эшнең чиге юк.

Саимә Сабирова, ветераннар советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев