Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Безне тиздән кабат саныйлар...

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр – бер ай дәвамында халык санын алу узачак. Бу хактагы мәгълүматларны районның статистика бүлегеннән алдык.

Хәтерлисездер, моннан элек узган халык санын алулар 1 октябрьдән башланды. Ә быелгысы, Закон нигезендә, 2020 елда уза дип тәгаенләнде. Чөнки 10 елга бер үткәрелергә тиеш. Әмма пандемия аркасында аны быелның апрель аена күчерделәр, соңрак рәсми рәвештә көз айларына дип билгеләделәр.

Районда барысы 4 халык санын алу участогы эшләячәк. Ә турыдан-туры санаучылар, һәр участокта алтышардан, 24 булачак.

Статистик мәгълүматларга караганда, безнең районда якынча 12961 кеше булыр кебек. Болар – районда гел яшәүчеләр. Каядыр читкә барып-кайтып йөрүчеләр дә, техникумның тулай торагында яшәүчеләр дә, әгәр дә 1 ел дәвамында кайтмыйча йөрмәсә, Казан студентлары да безнекеләр саналалар, димәк аларның да саны алына.

Элекке халык санын алудан төп аерма – формаларны онлайн тәртиптә дә тутырырга мөмкин. Күпчелек өчен бу бик уңай вариант – теләгән вакытта компьютер артына утырып, әлеге процедураны үтә аласың. Борчыла күрмәгез, элеккечә өегезгә килеп мәгълүматлар алу варианты да булачак.

Районның Күпфункцияле үзәгенә (МФЦ) килеп, интернет аша да халык санын алу үтәргә мөмкин. Тик монда килгән һәр кеше үзенең дәүләт хезмәте порталы, ягъни ЕСИА һәм башка кайбер мәгълүматларын белергә тиеш.

Әлегә шушы яңалыклар, газетабызда бу хакта таныштырып барырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев