Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бизнес: сихерчеләр ничек акча эшли?

Миңа 35 яшь һәм мин әле өйләнмәгән.

«Горизонтка» карасаң, өйләнү күренми дә әле. Башта, утыз яшькә кадәр йөргәндә, мин бар нәрсәдән канәгать идем, ә аннан соң тирә-ягыма карасам: барлык дуслар, танышлар инде гаиләле, кайберәүләрнең хәтта өчәр балалары бар.

Бу мине уйланырга мәҗбүр итте. Эштә бер егет белән сөйләшеп утырабыз. Ачып салдым мин моңа үземнең борчуларымны. Камил дус әйтә:

 Бәлки, сиңа күрәзәчегә барып кайтыргадыр?

 Ир башымнан күрәзәче янына нишләп барыйм?

Булышмаса, мин дә сиңа җүләр сүз сөйләп утырмас идем. Тәҗрибәле, үз эшен белә торган. Бәлки, тартуыңны да ташларга булышыр. Күптәннән ташлыйсың килеп йөри түгелме соң?

 Күпме акча ала инде?

Акча мәсьәләсе – һәр кеше белән индивидуаль. Бөтен кешегә дә бер бәя куеп булмый. Син ничек күзаллыйсың аны: тәмәке генә тартучыга – 1 мең, тәмәке дә, хәмер дә – 2 мең, дипме? Гомумән, күрәзәчегә акча турында уйлап бармыйлар.

 Аннары, ахырдан, ярдәм иткән өчен 70 мең сораса – артыңа утырырсың! Шикле кеше янына барам бит мин.

Чынлап әйтәм, булыша, дим. Ул сиңа, төгәл саннар белән генә, киләчәгеңне дә әйтеп бирәчәк. Уйлап бетер син моны, – диде.

Мин тирән уйга баттым. Ә чынлап та, кызык бит үзеңнең киләчәгеңне белергә. Ничә яшьтә өйләнәм икән мин? Ничә балам була? Тартуны ташлый алачакмынмы? Башымда мең дә бер уй бөтерелде.

Икенче көнгә Камилгә шалтыратып, күрәзәченең номерын алдым. Вәт, замана! Хәтта күрәзәчеләр дә техниканы куллана!

Номерын контактларга куйгач, вацабы да бар икәнен белдем. Телефоннан сөйләшергә ярата торган кеше булмагач, хәбәр генә язып җибәрергә карар кылдым. Үзем турында мәгълүмат язганнан соң, ул миңа адресын җибәрде.

Күрәзәчегә аяк баскач, мине яулыклы гади генә авыл әбие каршы алды. Бүлмәдә бернинди пәрәвезләр дә, кара декорлар да юк иде. Ул минем белән ягымлы гына исәнләште, бер чәшкә чәй тәкъдим итте һәм алдыма кәнфитләр куйды.

Ул бүлмә буйлап әрле-бирле йөргәндә, мин, сулыш алырга да куркып, тыныч кына утырдым. Күңелдә барыбер шомлы иде. Нишли икән бу дип, күзем белән аның һәр адымын күзәттем.

Бөкрәймә, тураеп утыр, – дип кисәтү ясады әби.

 Ә бу сезнең сихерегезгә кагыламы соң?

 Бу – синең гәүдә торышына кагыла. Утыздан узган ир-атларга үз-үзен карап йөртергә кирәк. Корсагың да бар икән.

Мин корсакны эчкә алып, тураеп утырдым.

Кичә язган идем инде сезгә ике проблемам турында. Кайчан өйләнәм һәм тартуны ташлыйм икән?

Әби өстәленә җәймә җәеп куйды да кулы белән таслады. Өстәл тартмасыннан ниндидер ак төстәге таш кисәкләрен чыгарды.

Дөресен әйткәндә, ул нәрсә эшләгәнен аңлатып бармады. Мин үземне бик уңайсыз хис иттем. Ул ташларны әле бер суга сала, әле икенче төстәге суга чумдыра. Шуны кечкенә яулыкка төреп, янәдән киптерә. Башларым әйләнеп китте.

Әби күзләрен миңа төбәп:

 Өйләнмисең инде син. Соңга калгансың, – диде.

Ничек инде өйләнмим? Ялгыз калачакмынмы?

 Гаиләле булачагыңны күрмим. Ә менә тартуыңны ташлаячаксың. Моның өчен сиңа 2 ай дәвамында шушы кәнфитләрне чәйнәп йөрергә кирәк булачак.

Гаиләм булмагач, тәмәке тартып йөрисе генә кала бит инде. Тормышның яме булмаячак, дигән сүз.

Син моңа үзең киләчәксең. Минем өндәү түгел бу.

Мин, тешемне кысып, сикереп тордым.

 Әби, мин сиңа төшенкелеккә бирелер өчен килмәдем. Чын булмаган прогнозларыңа акча да түләргә тиешме әле мин? – дидем дә өеннән атылып чыктым.

Машинама ничек утырып, ничек шәһәргә барып җиткәнемне дә хәтерләмим. Бик ачулы идем. Квартирама кайтып җиткәч, өске этажга менеп барганда, кулларымны кесәгә тыктым. Карасам, кесә тулы теге тартуны ташларга булыша торган кәнфитләр. Күзем маңгаема менде. Болар монда ничек килеп кергәннәр? Мин ачык хәтерлим: алар савытта тора иделәр. Котырып чыгып киткәндә, үзем белән бернәрсә дә алмадым. Шикләнеп, барысын тотып атмакчы идем, әмма кире уйладым. Ә бәлки, аларны сынап караргадыр?

Иртә белән минем уянуга тәмәке тарта торган гадәт бар. Бу юлы үземнең гадәти ритуалымны кәнфиткә алыштырырга булдым. Тәме буенча – кибеттә сатыла торган карамель. Ышаныргамы-юкмы? Тагын икене авызга каптым да эшкә җыена башладым. Үзем белән дә алырга булдым.

Камил, шалтыратып, хәлләремне белеште. Күрәзәченең нәрсә әйтүе турында сорашты.

 Күрәзәче кәнфит тоттырып куйды да, «өйләнмисең» дип әйтте. Менә хәзер шикәрле ризык ашап йөрим, – дип көлдем.

 Начар булган. Ничә сум алды инде?

 Бирмәдем мин аңа акча.

 Ничек инде бирмәдең? Алай ярамый бит. Каргар дип курыкмыйсыңмы?

 Шәп булган дип, минем өчен шатланырсың, дип уйлаган идем. Начар хәбәр өчен кем акча түләсен инде?

 Бу сиңа гороскоп түгел.

Камилнең җавабына таң калдым. Шушында безнең сөйләшү тәмамланды. Ә мин, андый-мондый сөйләшүләрдән соң, тартып тынычландыра идем үземне. Тагын өч кәнфит кабып куйдым. Үзләре тәмле булса да, организмга нидер җитмәгән кебек иде шул. Әмма аның файдасына ышанасы килмәсә дә ышаныла башлады.

Бер шимбә көне төнге клубка бардым. Яшь вакыттагы кебек сикереп биеп йөрергә теләгем дә, хәлем дә юк иде, шуңа күрә өстәл алдым да шунда утырдым. Ничә кыз белән танышып карадым. Әйбәт булып тоелганнары сөйләшергә теләмичә борылып китә, ә калганнары артыгын асылына. Андыйлар белән нинди җитди мөнәсәбәт турында уйларлык булсын? Төшенкелеккә бирелдем. Сез әйтерсез инде: төнге клубтан кем үзенә хатын тапсын, дип. Исегезгә төшерәм, миңа – 35. Мин паркта да, урамда да, лифтта да, авылда да – гомумән күп җирдә танышып карадым. Мәгънә генә булмады. Әйтерсең, кемдер миңа бозым ясаган.

Соңгы стаканымны җибәрдем дә, такси чакырып, ялгызым кайтып киттем. Икенче көне, айныгач, теге әбиең янына кабат барырга булдым. Акча биреп, сихер кулланырга сораячакмын, дидем.

Килеп җитсәм, әбиеңнең өй алдында таныш машина тора. Ялгышмасам, бу – Камилнең машинасы.

Машинамны ерактарак калдырып, ашыкмый гына өйгә таба атладым. Әмма, өйгә кергәнче, нәрсә турында сүз барганын тыңлап торырга булдым. Тавышлары да таныш үзләренең.

Әби, кичә Илсур абый күпме калдырды соң?

5 мең генә бирде. Ярар, мин аны ул йогышлы авырудан барыбер коткара алмыйм.

 Мин тагын синең янга Рөстәмне җибәреп карыйм әле. Икенче юлы әйбәт прогноз әйт син аңа. Акчасы күп аның. 10 меңен дә бирер.

Бу сүзләрдән соң тагын нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлап торырга хәлем калмады. Мин, ишекне сөйрәп ачып, сөзәргә җыенган үгез кебек, аларга карадым.

Әбиең, яулыгы белән йөзен каплап, икенче бүлмәсенә качты. Камил исә үз урынында катып калды. Мин, очып килеп, аны стенага терәдем. Әйбәт малай кебек, шунда ук бөтен серләрен ачып салды.

Бу төшенкелеккә бирелгән танышларын туры шушы әбигә җибәрә икән. Һәм 70 процентын үзенә алып калып, шул рәвешле акча эшли.

Шәп бизнес булган бу синең, дустым. Кәнфитләреңне «Ашан»нан алдыңмы?

Камил ул әби белән инде күп еллар эшләгәнен әйтте. Ул әбиеңә дә мондый гөнаһлы эш белән шөгыльләнүдән ни файда икән? Пенсиясе җитмәгәнлектән бу юлга баскандыр инде.

Камил белән аралар өзелде. Бу ялганнан соң, ул дус дип «чутлана» алмый. Ә менә шул күңелсез вакыйгадан соң, мин бер кыз белән таныштым. Ул машинасы белән минем алгы фарага килеп кергән иде. Тик мин аны матур күзләре өчен кичердем. Бүген свиданиегә барабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев