Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Блогер Илүсә Миңнегалиева: «Әйтүе оят! Безнең өстә 20 миллион сум бурыч!»

Казаннан Дубайга күченеп киткән һәм туристларга арзанлы турлар саткан ирле-хатынлы блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевлар үз өсләрендә торган бурычның суммасын әйттеләр.

Безнең бурычыбыз 20 миллион сумнан артык. Моннан тыш кредитларыбыз да җитәрлек. 

Сезне алдаудан бернинди дә файда юк! Нәрсәгә бу хәлгә килеп җиттекме? Чөнки яшь идек, тәҗрибә дә юк дигәндәй… Чын йөрәктән болар өчен гафу үтенәбез. 

Хәзер без эшләребезне башкача алып барачакбыз. Моңа кадәр дә без һаман эшләдек һәм бурычларыбызны ябарга тырыштык, тик алар бер дә кимемәде. 

Социаль челтәрләрдә көн саен йөзләгән хәбәр алабыз, араларында безгә янап язучылар да бар. Болар берсе дә эзсез калмый – депрессиягә китерә. 

Барысын да аңлыйбыз: сез безгә ышандыгыз, ә без сезнең ышанычны аклый алмадык. Сез бездән ниндидер конкрет эшләр һәм, әлбәттә, акча көтәсез. Бурычларны 1 августка түләп бетерербез дигән идек, тик алай булмады. Бурычларны каплыйсы килә, курыкмагыз да, борчылмагыз да. Килер вакыт – акча да булыр. Безнең бөтен кеше теркәлгән, моның өчен аерым исемлек бар. 

Үтенеп сорыйбыз: сабыр булыгыз. Бездән турлар сатып алучылар, элемтәгә чыгыгыз. Сезгә тулы инструкция җибәрербез, алга таба ничек эшләвебезне аңлатырбыз. Хәзер нишләргә? Әлбәттә, эшләргә һәм тиз арада сезгә акчаларны кайтарып бирергә. Тагын да нәрсәдер уйларга кирәк. Без булган проектларыбызны үстерәбез, тагын да күбрәк керем алу өчен яңаларын да уйлап табарга кирәк, – дип ачылып сөйләгән социаль челтәрләрдә блогер Илүсә.  

Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев