Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Прививка ясатмаучыларны зур куркыныч көтә

Вакциналарны тигез итеп бүлмәү дә вирусның таралуына ярдәм итә.

Кайбер илләрдә коронавирус таралуга бәйле рәвештә кертелгән чикләүләрне тиз арада гамәлдән чыгару әлеге инфекциягә каршы прививка ясатмаган гражданнар өчен һәлакәткә әверелергә мөмкин.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесуска сылтама белән хәбәр итә.

«Коронавирусның төрле вариантлары („Дельта“ны да кертеп) зур тизлек белән таралган шартларда һәм чикләүләрне тиз арада гамәлдән чыгару әле вакцинация узарга өлгермәгән гражданнар өчен катастрофик нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», - дип белдерде брифингта оешма җитәкчесе.

Вакциналарны тигез итеп бүлмәү дә вирусның таралуына ярдәм итә. Үз чиратында, коронавирус инфекциясенең яңа вариантлары барлыкка килү аркасында мондый препаратларның нәтиҗәлелеге кими.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/08-06-2021/b-tend-nya-s-lam-tlek-saklau-oeshmasy-privivka-yasatmauchylarny-zur-kurkynych-k-t-5826159

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев