Бу афәттән тизрәк котылырга иде
Электрон сигаретлар, вейплар организм өчен зыянлы һәм зыяны мондый тәмәкедән аз түгел.
Соңгы вакытта вейп, электрон тәмәкеләр турында күп сөйләнелә. Чөнки әлеге гадәт, чир балалар, яшүсмерләр арасында киң колач җәя бара.
Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володинның профильле комитетларга вейплар әйләнешен тулысынча туктату турында тәкъдимнәр кертергә кушуы, кабат әлеге теманы язарга этәрде. Соңгы вакытта кулларына кечкенә генә, төтен чыгара торган җайланма тоткан кешеләрне күргәч, әллә ни исебез дә китми хәзер. Әлеге күренешкә дә ияләшеп киләбез кебек. Тик бу афәт тормышыбызга тирәнтен үтеп керә барган саен, күңелдә борчу тудыра, бигрәк тә балаларыбызның электрон тәмә - кегә ияләшә баруы. Әйе, вейп, электрон тәмәке бүген мәктәпләрне дә, әти-әниләрне дә борчый. Укытучыларыбыз вейпка каршы көрәшү юлларын эзлиләр. Тәрбия сәгатьләрендә дә электрон тәмәке, вейпларның зыяны турында гел аңлатулар алып баралар. Тик аннан котылу юлын гына таба алмыйлар. Гомумән, вейп, электрон тәмәкене ни өчен тарталар, ул гадәти тәмәкедән нәрсәсе белән аерыла һәм кеше организмы өчен зарарлымы? Әлеге сорауларга ачыклык кертү өчен белгечләргә мөрәҗәгать иттем.
Район мәгариф бүлегенең методистпсихологы Лидия Фазылҗанова:
– Гадәттә вейпны үз-үзенә ышанмаган, үз-үзенә бәясе түбән булган, үз фикерен әйтергә курыккан яшүсмерләр куллана. Бу чорда яшүсмерләрдә иярүчәнлек дигән сыйфат бар. Алар: “Әйдә“,дигән сүзгә дә ияреп китәргә мөмкиннәр. Яшүсмер ниндидер проблемага юлыга. Анда эчке киеренкелек башлана. Ул ярдәм сорый белми, курка. Ә иптәше аңа: “Әйдә проблемадан онытылып торабыз”, дип шушы вейпны тәкъдим итә. Ә менә кайберәүләр үз фикерләре булмагач, киресенчә текә булып күренәселәре килә. Башкалардан калышасы килмәү дә, әлеге юлга этәрә.
Әгәр бала үзүзенә максат куя белсә, үз-үзен һәрьяклап үстерергә омтылса, аның мондый шөгыльләргә теләге дә, вакыты да калмый.
Ул бу әйбернең – вейп, электрон тәмәкенең начар икәнен, кемдер аңлатмаса да, аны башка җирдән укып белә. Өйдә әтиәни тарафыннан әйтелмәсә дә, ул бу әйберне кулланмый, чөнки ул аның начар икәнен аңлый. Аның үз юлы, үз максаты бар.
Тулырак язманы газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев