Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бу юлы да беркем дә читтә калмады

Районыбыздан махсус хәрби операциядә булучы ир­егетләребезгә ярдәм итү дәвам итә.

Бу юлы да ярдәм итүгә битараф булмаган хатын-кызларыбыз маскировка сеткасы үрделәр. Бу хезмәт «Ашыт»мәдәният һәм спорт үзәгендә дә, районыбыз мәдәният йортларында да барды.

– Бу эшне райондашыбыз, чыгышы белән Күлле Киме авылы кызы Гөлнар башлап җибәрде. Үзе интернеттан кирәк материалларга заказ биреп алып кайтты. Бу эш волонтерлар тарафыннан оештырылды, – дип хәбәр итте безгә Чулпан ханым.

Чулпан ханым үзе дә иң беренчеләрдән булып, мобилизацияләнүче ир-егетләребезгә ярдәм оештырган кешеләрнең берсе.

Маскировка сеткалары үрү шулай ук Ташчишмә, Олы Мәңгәр һәм башка мәдәният йортларында да оештырылган. Бүгенге көндә дә әлеге игелекле эш дәвам итә. Чөнки маскировка сеткаларына егетләребез тарафыннан ихтыяҗ зур. Бу хакта алар үзләре сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев