Бүген иртәнге сәгать уннан буран аркасында республиканың төп трассалары автобуслар хәрәкәте өчен өлешчә ябылган иде.
Татарстанда буран аркасында трассаларда тукталган автобуслар хәрәкәте яңартылды. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, бүген иртәнге сәгать уннан республиканың төп автоюлларында буран аркасында автобуслар өчен юллар өлешчә ябылган иде. Шулай ук Казан — Оренбург — Акбулак автомобиль юлында, М7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассасының берничә участогында, шулай ук Йошкар-Ола — Яшел Үзән — М7 һәм Казан — Буа — Ульяновск трассаларында хәрәкәт туктатылган иде.
16.20 сәгатьтән автомобиль юллары буенча транспорт хәрәкәте тулысынча торгызылган.
Нет комментариев