Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

14 апрельдә 8:00 дән 12:00 гә кадәр 8(843) 500-00-76 телефон номеры буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

14 апрельдә бакчачылык һәм яшелчәчелек мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе һәм «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча читтән торып кабул итү уздыра.

Түләүсез юридик ярдәм 14 апрельдә 8:00 дән 12:00 гә кадәр 8(843) 500-00-76 телефон номеры буенча күрсәтеләчәк.

Сезнең сорауларга җавап бирәчәкләр:

- Алексеев Сергей Львович – Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге Идел буе җирле бүлеге рәисе, Татарстан Республикасының атказанган юристы, фәнни-тикшеренү эшләре һәм төбәкләр белән элемтә буенча Проректор (НИР һәм СР), «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» профессоры;

- Фомин Владимир Николаевич – «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»ның АПК продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор;

- Шилов Валентин Николаевич – "Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»ның АПК продукциясен җитештерү һәм эшкәртү технологиясе кафедрасы профессоры, Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы;

- Дейнекин Владимир Федорович – Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе, Россия Бакчачылар берлеге президиумы әгъзасы.

"Россия юристлары Ассоциациясе"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев