Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бушка узмаган гомер

Әле кайчан гына үземнең хезмәт юлымны Бәрәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәргәнем хәтеремдә. Әлбәттә, чит җирдә яңа эш урынына беренче адымнарымны ясаганда дулкынлану хисләре дә булмый калмагандыр.

Бүгенгедәй исемдә мәктәп  бусагасыннан ук җылы караш белән мөгалимнәр Резидә Хәлил кызы Сафина һәм Зөлфия Илгиз кызы Хисмәтуллина каршы алдылар. И, гомер дигәннәре! Бер мизгел сыман үз җаена агалар да агалар! Шушы мәкаләм аша тиздән үзләренең күркәм илле биш яшьлек юбилейларын каршы алучы Зөлфия һәм Резидә апаларга чын күңелдән рәхмәт хисләремне белдерәсем килә. Алар миңа һәрвакыт үзләренең төпле киңәшләрен биреп, еллар буе җыйган эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, янәшәмнән атлап баручы олуг затлар. Кечкенәдән үк бергә үскән бу ике кызның бүгенге көнгә кадәр сакланып 
килгән дуслыкларына сокланмыйча мөмкин түгел. Үзләренең мәшәкатьсез балачак елларын Ары авылынын гүзәл табигатендә бергә үткәреп, укытучы 
булу нияте белән, Арча педучилищесына укырга керә алар. Ике дус матур  гына укып чыгып, кулларына диплом алып, хезмәт юлларын Бәрәскә мәктәбендә башлап җибәрәләр. Ул чакта яшьлек дәрте дөрләп янган, күңел түрләрендә укучыларга ныклы белем бирү уе белән яшәгән  кызлар бүген дә матур гына хезмәт итеп йөриләр. Менә ничә еллар инде без яшьләргә һәрвакыт ярдәм итеп, авыр чакларыбызда булышып, һәр укучыны үз баласыдай якын күреп, ныклы белем биреп алга атлыйлар! Аларның төп максаты - укучылары башлангычны  тәмамлап чыгып киткәч тә, югары сыйныфларда югалып калмыйча, яхшы билгеләргә генә укып, тормышта үз урыннарын  табарга ярдәм итү. Шушы ике мөгаллимнең тырышлыгы аркасында күп кенә укучылар төрле бәйгеләрдә уңышлы гына чыгыш ясап, мактау кәгазьләре алып, мәктәбебезнең йөзек кашына әверелгән балалар! Менә ничә ел инде алар балалар бакчасыннан килгән сабыйларга вакытларын кызганмый хәреф танырга да, кулыннан тотып язарга да, укырга да өйрәтүче ифрат сабыр, үҗәт, ягымлы укытучылар. Эштән тыш, Резидә һәм Зөлфия апа икесе дә гаиләсе өчен җан атып яшәүче, тормыш иптәшләре өчен ышанычлы пар канат, уңган хуҗабикә, ә газиз балалары өчен үрнәк әни дә. Мин аларның һәр эшенә, һәр җиргә вакыт табып, үз эшләрен шулкадәр бирелеп, яратып башкаруларына сокланам. Коллективыбызда нәкь менә алар кебек 
кешеләрнең булуы белән мин ифрат бәхетле. Ничә генә яшь тулуына карамастан, киләчәктә дә кулга-кул тотынып, ярдәмләшеп, дус-тату булып бергә эшләргә язсын иде дип телим. Без яшьләргә алар кебек булыр өчен әле күп кенә идеяларны тормышка ашырырга, тырышып эшләргә дә, эшләргә кирәк!
Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәгъдиева Айсылу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев