Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Чулпан” лагерында ял иткән балалар үзләрен ГТО нормаларын үтәүдә сынадылар

Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф, уңай энергия алып яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Районның спорт мәктәбе укытучылары “Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагерена төшеп, балаларның ГТОга әзерлеген тикшерделәр.
Хәмит Нәкыйпов
Балалар көтеп алган, күңелле чара була ул. Үземнең дә бала вакытта шушы лагерьда ял итүемне искә төшердем. Ни гаҗәп, беренче чиратта спорт белән бәйлеләре - футбол уйнау, Сабантуйда көрәшү, йөгерү хәтердә калган. Бу очрак та балалар хәтеренә гомерлек булып уелачак.
ГТО нормативлары 6 яшьтән алына башлый. Әмма монда 9 яше тулучылар биреп карады. 
Дөресрәге, 9-15 яшьлек балалар үзләрен сынап карадылар. Спорт төрләре катлаулы түгел, барысы да балалар яратып кабул итә торганнар. Биредә урыннан озынлыкка сикерделәр, эскәмиядә алга иелделәр,  “отжимание” ясадылар, яткан җирдән күтәрелүдә ярыштылар, башкача әйтсәк, “пресс качать” иттеләр.
Гадәттә, ГТО тапшырганда ир-атка һәм хатын-кызга спорт төрләре, хәтта, күрсәткече төрле була. Ә бу очракта малайлар һәм кызлар бер үк төрле снарядларда чыгыш ясадылар.
Бик куанычлы – максатлары балаларны ГТО номативлары белән таныштыру гына булса да, биредә әлеге спорт чарасын бик яратып кабул иткәннәр. “Абый, апа, мин эшләп карыйм әле”, – дип чират торганнар.
Мәсьәләнең икенче ягы да бар.
 Биредә безнең әтнәләр генә ял итми, башка районнар да хәйран. Алар арасыннан да ГТО нормативларын биреп караучылар күп булган.
– Максатыбыз – ГТОның ни икәнен күрсәтү иде. Бу мәгълүматлар әлегә гомуми базага кермиләр. Бары балалар үзләрен сынап карадылар, – диделәр районның спорт мәктәбе тренерлары.
Тагын бер күңелле мизгел – соңыннан балаларны ГТО символикасы белән бүләкләгәннәр. Ә ГТОны араларында бик яхшы тапшыручылар да булган. “Күбесенең күрсәткече “Алтын” билгелек иде”, – диделәр.
Гомумән алсак, биредә 40тан артык бала ГТО нормативларын үтәп караган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев