Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дәүләт Думасында пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә тәкъдим иттеләр

Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыгу яшен киметергә мөмкиннәр. Шул хактагы закон проектын Дәүләт Думасына чәршәмбе, 13 декабрьдә, тапшырырга ниятлиләр, дип яза «Известия» газетасы.

Закон проектының аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта ир-атларның пенсия яше – 65, хатын-кызларның 60 яшьтән башлана. Иминият стажы 42 ел тәшкил иткән ир-атлар һәм әлеге стаж 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар пенсия яшенә җиткәнче 24 ай алдан лаеклы ялга чыгу хокукына ия.

Әмма, инициатива авторлары фикеренчә, югары уку йортларын һәм техникум тәмамлаучыларның күпчелеге бары тик 23-24 яшьтә генә эшкә урнаша, шул сәбәпле пенсиягә вакытыннан алда чыгу мөмкинлеген югалта. Шуны күздә тотып, депутатлар хатын-кызлар өчен иминият стажын – 32, ир-атлар өчен 37 ел итеп билгеләргә тәкъдим итә.

«Әлеге чара 50 процентка кадәр хезмәт хакын «соры» зонадан чыгарырга, бу исә пенсия яшен чынлыкта киметү белән бәйле өстәмә чыгымнарны арттырып кына калмыйча, шәхси пенсия коэффициенты бәясен дә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк», - дип ачыклык кертте закон проекты авторларының берсе, «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе башлыгы Сергей Миронов.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев