Десерт рецепты
Хәбәрләр

Десерт рецепты

Кирәк була

1) 500 гр ряженка,
2) 50 гр песок,
3) 10 гр желатин(хәләл) + 25 гр су,
4) бераз ванилин.

   Желатинны салкын суга салырга. Ул суда бүртә. Ряженкага песок, ванилин салып болгатырга. Кабарган желатинны 30 секундка микроволновкага тыгып алырга яки чәйнек кайнаганда , чәйнек өстенә тәлинкә куеп шунда эретеп алырга була. Кайнатып чыгарырга ярамый. Эрегән желатинны ряженкага кушып әйбәтләп болгатырга һәм савытларга салып холодильникка 1-2 сәгатькә куярга. Холодильниктан алгач өстенә шоколад сибеп җибәрдем.
Шулай ук ряженкага какао, банан, төрле җиләк- җимешләр салып ясарга мөмкин.

Автор Гульгена Сабитова


Нет комментариев