Дога кылгач, ник бит сыпыралар?
ога кылганнан соң БИТНЕ СЫПЫРУ Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең СӨННӘТе булып тора.
✨ ИБНЕ ГАББАС радыяллаһу ганһе Расүлебезнең әлеге сүзләрен тапшырган:
«Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать иткәндә учларыгызны ачыгыз һәм аларны аска каратмагыз. Дога кылуны тәмамлаганнан соң йөзләрегезне сыпырыгыз».
✨Тугры хәлиф ГОМӘР радыяллаһу ганһе Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кулларын догага күтәргәннән соң, битен сыпырмыйча төшермәгәнен хәбәр иткән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).
✅ Кайбер галимнәр бу гамәлне болай дип аңлата:
«Раббыбыз беркайчан да колларының догаларын игътибарсыз калдырмый һәм күтәрелгән кулларга Үзенең Рәхмәтен, Бәрәкәтен иңдерә. Шуның өчен әлеге Нигъмәтне йөзләргә ирештерү күркәм гамәл, чөнки КЕШЕНЕҢ ЙӨЗЕ – аның тәненең иң мәртәбәле өлеше булып тора».
✅ Ягъни битне сыпырып, Раббыбызның Рәхмәтенә ия булабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев