Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Достижения России» (“Россия казанышлары”) сайтында Татарстан авыл хуҗалыгы өчен тавыш бирергә мөмкин

Достижения.рф сайтында тавыш бирергә мөмкин булган объектлар исемлеге киңәйтелде.

Ресурста Татарстан авыл хуҗалыгы тармагы — Россиянең алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге булган республика өчен тавыш бирергә мөмкин: https://достижения. рф/achievements/region/1314.
2022 елда Татарстан Республикасы тарихында беренче тапкыр сөт буенча 2 миллион тоннадан артык күрсәткечкә ирешелде. Төбәк аграрийлары 5,2 миллион тонна икмәк уңышы алдылар. Шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләр буенча да мул уңыш җыеп алынды.
Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү буенча — беренче урында, бәрәңге буенча икенче урында тора, терлек һәм кош ите, ашлык, йомырка, шикәр чөгендере җитештерү буенча даими рәвештә төбәкләр унлыгына керә.
Авыл хуҗалыгы тармагы өчен достижения. рф сайтында тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр барачак. 
Төбәкләр казанышлары ВДНХда — «Россия» халыкара күргәзмә-форумында күрсәтеләчәк, ул 2023 елның 4 ноябрендә Мәскәүдә ачыла. Анда илнең һәр төбәгенең үз стенды булачак, күргәзмәдә катнашучыларның "Төбәкләр көне"ндә катнашу мөмкинлеге дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев