Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Элита” дәүләт нәсел предприятиесе” АҖендә «Союзплем» әгъзалары киңәшмәсе узды

Бүген «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе» АҖ базасында Токымлы сөт терлекчелеге оешмалары берлеге әгъзаларының киңәшмәсе узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов һәм республиканың нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының  2022 елның 2 июнендәге  336 номерлы  боерыгын гамәлгә ашыру  йөзеннән, үгез-җитештерүчеләрне файдалануга  кагылышлы яңа таләпләрне аңлатты.

«Союзплем» директоры Илназ Хәсәншин яшь таналарны экстерьер  бәяләү нәтиҗәләре турында сөйләде. Халыкара класслы эксперт Александр Нечаев (Голштин токымлы мөгезле эре терлекләр җитештерүчеләр ассоциациясе) белән берлектә һәм мөстәкыйль рәвештә 200 баштан артык  тана бәяләнгән.  

Киңәшмәдә катнашучылар «Союзплем»ның 2023 елның октябрендәге эшчәнлегенең беренче нәтиҗәләрен зур кызыксыну белән тыңладылар, «Союзплем» сайтын булдыру кирәклеге турында фикерләр белдерделәр,  «Союзплем»ның барлык әгъзалары шуннан  үзләре өчен кирәкле барлык мәгълүматны һәм эчке документларны (беркетмәләр, карарлар, графиклар, эш нәтиҗәләрен) таба  алачаклар.  
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча нәсел хуҗалыклары барлык хуҗалыкларда экстерьер бәяләүне башлау өчен бер ай эчендә «Союзплем»га керергә  булдылар. Ай саен 5 мең башка кадәр бәяләү  бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев