Эшмәкәрләр QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала
Хәбәрләр

Эшмәкәрләр QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала

Эшмәкәрләрнең сорауларына Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре җавап бирә.

Татарстанда кайбер җәмәгать урыннарына, спорт һәм мәдәният оешмаларына бару өчен QR-кодлар кертү мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр өчен кайнар линияләр эшли.

Эшмәкәрләрнең сорауларына Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фонды белгечләре җавап бирә. Сорауларны +7(843)524-90-90 телефоны аша бирергә мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Шулай ук COVID-19 таралуга бәйле яңа чикләүләр турында «Тикшерелгән бизнес» порталында да белергә мөмкин. 

источник: Фонд поддержки предпринимательства РТ


Нет комментариев