Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Эт тотучы хуҗалар игътибарына

Закон буенча, этләрне йөртү – гражданнарның, хайваннарның иминлеген, физик затларның һәм юридик затларның мөлкәтен саклау шартларында башкарылырга тиеш.

Шул ук вакытта (күрү буенча инвалидны озата баручы эт очрагыннан тыш) түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:

1) автомобиль юллары аша чыкканда, күп фатирлы йортларның гомуми файдаланудагы биналары, әлеге йортларның ишегалларында, балалар һәм спорт мәйданчыкларында этләрнең ирекле, контрольсез хәрәкәт итү мөмкинлеген булдырмаска;

2) этләрне йөртү өчен җирле үзидарә органы карары белән рөхсәт ителгән урыннардан читтә йөрүгә юл куймаска.

Потенциаль куркыныч этләр исәбенә кергәннәрне (акбаш, американский бандог, амбульдог, бразильский бульдог, булли уутта, Бульдог алапахский чистокровный (отто), бэндог, бүреэт гибридлары, бүре битле, бүре гибриды, гуль дог, питбульмастиф, төньяк кавказ этләре, күрсәтелгән этләрнең метисы) борынчыксыз (намордник) һәм җәяү йөрү урыннарында йөртү тыела. Бары тик потенциаль куркыныч этне милек хокукы булган, әйләндереп алынган территориядә законлы нигездә йөртергә була. Бу этнең булуы турында әлеге территориягә кергәндә кисәтү язуы куелырга тиеш.

Эт – куркыныч чыганагы. Шуны истә тотарга кирәк: эт китергән зыян өчен җаваплылык аның хуҗасына йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев