Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фазлыева: Әлегә Яңа ел каникулларына кадәр билгеләнгән чикләүләр режимында эшлибез

Алга таба режимны йомшарту киләсе атнадагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле булачак.

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында җәмәгать туклануы йортлары төнге сәгать бергә кадәр эшләде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Татарстан Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр кертелгән чикләүләр режимына әйләнеп кайта.

 

«Әлегә Яңа ел каникулларына кадәр билгеләнгән чикләүләр режимында эшлибез. Ташламалар бәйрәм чаралары үткәрү чорында каралган иде. Алга таба режимны йомшарту киләсе атнадагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле – күзәтеп, карап торачакбыз», - дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

 

Ул Яңа ел каникуллары чорында 400 тикшерү уздырылганлыгын һәм учреждениеләрнең 10 проценты диярлек ковидка каршы чаралар бозылуга юл куйганлыгын искәртте.

 

«Сүз дә юк, бүген, авырулар санының кимүе күзәтелүгә бәйле рәвештә, битлек режимын үтәмәү очраклары ешая. Кайбер керү урыннарында QR-код тикшерүгә шактый җиңел карыйлар. Шуңа күрә тикшерүләр дәвам итәчәк», - диде Фазлыева.

 

Ул, авырулар санының кимүенә карамастан, гражданнарны һәм кунакларны Covid-19 коронавирусы авыруы буенча профилактикалау чараларын дәвам итәргә чакырды. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-01-2022/fazlyeva-leg-ya-a-el-kanikullaryna-kad-r-bilgel-ng-n-chikl-l-r-rezhimynda-eshlibez-5846962

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев