Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Флюра Шакировага 90 яшь тулды

Түбән Бәрәскә авылында гомер кичерүче Флюра Сафа кызы Шакирова бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үттә.

Флюра әбигә 90 яшь тулды. 90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, колхоз идәрәсе вәкилләре, ветераннар советы рәисе катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык - сөенечне күрсәгез. Мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр , иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшь яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Флюра апа минем этинен апасы. Юбилеен котлы булсын Флюра апа! Исэн-сау бул, безне, балаларынны, оныкларынны, оныкчыкларынны куандырып озак яшэ!