Гөлүсә Гатиятуллина: «Алар өчен җаным авырта»
Хәбәрләр

Гөлүсә Гатиятуллина: «Алар өчен җаным авырта»

Күңгәр авылында яшәүче ханым СВОдагы ир-егетләргә ярдәм итәр өчен кирәк-яраклар тегә.

Бүгенге көндә Арча районыннан дару һәм уколлар салып куя торган кесәчекләр (кармашки) сораганнар. Ул шуларны тегү белән мәшгуль. Ә моңа кадәр үз авылларыннан киткән егетләргә, соңыннан мәдәният бүлеге соравы буенча Әтнә районыннан киткән егетләргә балаклавалар теккән. 

Гөлүсә ханым үзе: " Анда киткән егетләр өчен җаным бик авырта, аз булса да ярдәмем тисен дидем", - ди.

Тамчыдан күл җыела ди халык. Гөлүсә ханым кебек ихлас күңелдән ярдәм кулы сузучылар бик күп. Шундыйлар исәбенә егетләребезгә зур ярдәм күрсәтербез.


Нет комментариев