Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гошер - зәкәтнең бер төре ул

Дусым авылында гошер сәдакасы җыйдылар.

Елга бер мәртәбә су сибеп үстергән уңышның — егермедән бер, су сипмичә үстергәннең уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү — фарыз санала. Безнең җирлектә моның өчен кулай вакыт — бәрәңге алган, җиләк-җимеш өлгергән көзге чор.

Иртәдән һәркемнең капка төбендә үзе үстергән яшелчәдән өлеш чыгарып тутырылган капчыклар каршы алды. Дусым авылы халкы да гошер сәдакасын җыеп, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Кенәр мәктәп-интернаты»на тапшырып кайттылар.

Сәдаканың күләме юк.

Гошер сәдакасы бәрәкәт бирә. Ул биргән кешегә кадерле булу дәрәҗәсе белән бәяләнә.  Һәркемгә дә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев