Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң яхшы мәдәният чәчәкләре

Җәйнең соңгы, кайнар, онытылмас көннәрен ваклыйбыз.

Инде хәзер еллык гадәткә кереп барган чәчәкле семинарга да нәтиҗә ясар вакыт җитте.
Адәм баласының эшләгән эше, һәрхәлдә күзгә күренми, күренсә дә аны күңел күзе белән күрә белгәннәр биниһая аз. Ел саен кышның февралендә чәчәк орлыклары чәчә безнең хезмәттәшләр. Аларны кадерләп, су сибеп, яратып, назлап, март кояшына үсендереп үстерә. Язы җылы килсә, аларны иртәрәк клуб ишегалдына чыгарып утырта, килми икән, озын буйга китеп, тәрәз төбен каплаганчы яктылыкка, кояшка тилмергән чәчәкләргә булдыра алганча җылылык бирә безнең хезмәттәшләр.
Җәй буе суын сибеп(әле суы булган клублар бармак белән санарлык), чүбен утап, йомшартып, кадерләп, бөртекләп үстерәләр.
Август ахырында алар матурланып, горур чәчәк атып, хуш ис таратып, безнең күңелләрдә күкәй салдырып, күзләрне куандырып утыра бирәләр. Менә шушы матурлыкны карарга диеп, район буенча чәчәкле семинарга йөрдек бүген.
Бу зур эш бәйрәмгә тиң матур экскурсиягә тиң булды. Марый чигендә урнашкан Чишмәле Саптан башлап, үзебезнең күрше Күңгәргә кадәр килдек. Күңгәрнең мәдәният йорты аерым. Бер мәдәният йортына да хас булмаган җылылык бөркелә. Аеруча керү ягы ошады. Иренмичә, бер барып күрегез. Күрше генә булгач, басу аркылы Дусым шәһәрчегенә тукталып, Түбән Көеккә килеп төштек. Берсүзсез чәчәкләре дә ал да гөл, Лилия апа үзе дә, аның хезмәттәшләре дә, булышчылары да бер дигән итеп каршы алды бүген. Беләсезме өстәл сые нәрсә иде? Мииич коймагы. Ул исе, бармак араларыннан агып киткән мае, авызда лепер - лепер итеп эрегән тәме әле дә тел очымда.. Кабартмалар белән кайнар чәй эчеп, өстәл тулы сый - хөрмәттән авыз итеп, Марыйның икенче як чиге Арыга юл тоттык. Арыдагы үзенчәлекле матурлык ул үзе бер әкият. Аны Раилә апай белән Фидаил абый гына сүрәтли ала төсле. Шул матурлыктан иләсләнеп, Күлле Киме дә икәнебезне дә сизми калганбыз. Әллә каян янып торган гөлбакчалы,Чулпан апайлы, Алсу апайлы мәдәният йорты янә зур өстәлләр белән каршы алып, озатып калды.
Инде бераз сылу алып, тагын кузгалдык. Ерак Кошлавыч аркылы Югары Сәрдәгә юл алдык. Гөлнур апайларга беренче генә баруым да түгел. Килгән саен, әнә шулай ачык йөз, сыйлы өстәл белән каршы ала алар.
Ә хәзер күңелләрнең иң нечкә кылларына үтеп кергән мизгелне сезгә дә язып багам. Ерак басу юллары буйлап бардык ул якка. Эшкә кергәндә бердә күземә артык күренми торган, җыелышларда аның кебек тыйнак, тәрбияле апа, әнигә тиң була белгән Мәрҗәнле Дания апа турында сүзем. Дания апа 46 ел шушы клубта хезмәт куючы олуг кеше. 46 ел!!!Бер кеше гомере! Йөзеннән нур бөрки, күзләрендә ниндидер сагыш бар күк тоелса да, алар шулкадәр нечкә кыллы, өзелеп китәр шикелле. Ни өчен язам? Үрнәк булсын өчен. Шушы юлдан тайпылмыйча, абынмыйча гына барулар булмаса да, бирешмәс өчен, Дания апа кебек киткәндә горур китәр өчен! 46 ел дәвамында эшләсә дә, китәсе килми диюедә, янә яңа канатлар куйган күк итте.
Алия Ренатовна тапшырган рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк, аның чын күңелдән теләгән теләкләренә каршы, Дания апаның рәхмәт сүзен, һәркем күз яшесез тыңлап бетерә алмады. Чынлап, көчле булды. Эх, менә шушы тормыш юлының чирегенең чиреге булса да, яраткан эшем белән узып, яңадан - яңа үрләр алып, уйлаган хыялларны чынга ашырып узсын иде дигән теләктә мин!
Мәдәният хезмәткәрләре эшли белеп яши, җәмәгать. Бездә эшне күреп, нәтиҗәсенә куанып, ал канатлар куя торган җитәкчеләребез бар. Бүгенге көн моңа тагын бер ачык мисал.

Альбина Хакимова, Дусым мәдәният йорты мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев