Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңалык: Дәүләт Думасы электр самокатларына дәүләт номерлары бирергә тәкъдим итә

Дәүләт Думасы транспорт чараларын теркәү турындагы законга төзәтмәләр кертеп закон проектын эшләде. Яңа редакциядә аңа шәхси мобильлек чараларына, аерым алганда электр самокатларына кагылышлы берничә пункт кертергә планлаштыралар. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Шулай итеп, шәхси мобильлек чаралары хуҗалары транспортны сатып алганнан соң ун көн эчендә «Дәүләт хезмәтләрендә» теркәргә тиеш булачак. Шул ук вакытта аны ЮХИДИ бүлекчәләренә күрсәтү кирәк булмаячак.

Басмада ачыкланганча, исәпкә куелганнан соң транспортка дәүләт номеры урнаштырырга кирәк булачак. «Әгәр шәхси мобильлек чаралары конструкциясе моны эшләргә мөмкинлек бирмәсә, мондый транспортны гомуми файдаланудагы юлларда, җәяүлеләр зоналарында кулланылырга рөхсәт ителми», — дип билгеләнә закон проектына аңлатма язуында.

Шәхси мобильлек чараларын йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәзалар аерым пункт булып тора. Мәсәлән, теркәлмәгән транспорт белән идарә иткән өчен аларга 500-800 сум, кагыйдәне кабат бозган өчен 5 мең сум штраф яный. Юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән яки исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән шәхси мобильлек чаралары йөртүчеләрен дә шундый ук җәза көтә. Әгәр дә хокук бозу кабатланса, хуҗа 10-15 тәүлеккә кулга алыначак. Төзәтмәләрне РФ Административ хокук бозулар кодексына кертергә тәкъдим итәләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasy-elektr-samokatlaryna-daulat-nomerlary-birerga-takdim-ita-5870278

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев