Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ятсалар да, торсалар да уйда йөрәк парәсе

“Ни хәлләр соң, саумы, солдат?”- диеп, Башлыйм әле сиңа хатымны

Әйе, шушы ике җөмлә зур күләмдәге эшкә алыныр­га этәрде безне. Бакча хез­мәткәрләре, әти-әни­ләр бер авыздан: “Риза! “Бик яхшы!” “Кирәкле һәм мәгъ­нәле эш! – дип хуплап алдылар...
Язмам махсүс хәрби опера­циядә катнашучы Әт­нә районы Күәм авылы җир­легеннән киткән егетләргә, шулай ук  без­нең балалар бакчасында йөргән Исла­мыбызның әтисе турында . Районыбыз махсус хәрби операциягә китүчеләргә ярдәм йө­зеннән бик күп чаралар, очрашулар, акцияләр үткәреп тора. Без дә, үз чиратыбызда, бу эшкә үз өлешебезне кертергә булдык. Балалар бакчасында “Күңел җылым” һәм “Солдатка хат” акцияләрен башлап җибәр­дек.
“Күңел җы­лым” исеме астында тартма булды­рып куй­гач, әти-әни­­ләр, бакча кол­лективы ха­тын-кыз­ла­ры,  ба­ла­лар иң кирәк­ле дип санал­ган әй­бер­ләр­не ки­терә баш­ладылар. 
Бар алып килгән әйберләр дә фотога төшерелеп, теркәп барылды. Әти-әниләр ара­сында бу акциянең  ирекле бу­луын, мәҗбүри булмавын кисәтеп куйсак та,  барлык катнашучылар да: “Без алып килдек”, “Без дә алып киләбез, фотога төшерәсезме? – дип чын күңелдән катнаштылар. 

Тулырак Рафия Гатауллина язмасын газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев