Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ипотека алучылар кимегән

Татарстан бер елда ипотека кредитын иң күп алучы төбәкләр рейтингында 8 нче урынга чыккан.

«РИА Новости» мәгълүматларына караганда, республикада узган елның маеннан бүгенгә кадәрге чорда 1 мең кешегә уртача 34,8 ипотека туры килә. Ләкин кредит алучылар азайган: быел 5 айда ипотека рәсмиләштерүчеләр саны  узган елның шушы ук чорындагыга караганда 12,8 процентка кимрәк булган. Төбәктә ипотеканың уртача күләме 3,78 миллион сумны тәшкил итә, ә вакытында түләнмәгән кредит өлеше – 0,23 процент. Гомумән алганда, 12 ай эчендә илдә торак сатып алуга рекордлы санда кредит бирелгән. Рейтингта Тыва (1 мең кешегә 130 ипотека туры килә) беренче урынга чыккан. Төмән өлкәсе – икенче (46,8),  Ямал-Ненец округы – өченче (42,2), Башкортстан – дүртенче (41,4). Шунысы кызык: Мәскәү бу күрсәткеч ягыннан 85 төбәк арасында нибары 80 нче урынны алган. Биредә 1 мең кешегә уртача 17,2 ипотека туры килә. Тулаем илдә быел биш айда ипотека алучылар узган елның шушы ук чорындагыга караганда 15 процентка кимегән.
Ватаным Татарстан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев