Исерек йөри кеше көлдереп...
Алган мәгълүматларга караганда, гыйнварның беренче ункөнлегендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы теркәлгән.
Алар арасында 5 вак юл һәлакәте, 7 автомобильдә куркынычсызлык каешын такмыйча йөрү, 5 автомобильнең номеры пычрак булу, 4 машинаның юлга төзек булмаган хәлдә чыгуы, 16 йөртүченең административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.25 маддәсен үтәмәве ачыкланган. Соңгысы – билгеләнгән штрафны вакытында түләмәү белән бәйле. Райондашларның, гомумән, техника руле артында утыручыларның моңа җитди карауларын сорар идек. Иң кызганычы – һаман кисәтеп торуга да карамастан, бер кеше руль артына исерек хәлдә “менеп кунаклаган”. Шул ук вакытта ЮХИДИ хезмәте 11-20 гыйнвар көннәрендә “Такси” операциясе дәвам итү турында кисәтә. Газета сайты һәм социаль челтәрләр белән танышып баручылар бу хакта беләләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев