Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Июль аенда коронавирус Россиядә 44 меңнән артык кешенең үлемендә төп сәбәп булган

38 922 очракта коронавирус үлем сәбәбе буларак төгәл билгеләнгән, ә тагын 5206 очракта «үлемнең төп сәбәбе дип фаразлана.

Июль аенда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе 44,1 меңнән артык кешенең үлемендә төп сәбәп булган. Росстат мәгълүматлары шуны раслый.

Шул ук вакытта, 38 922 очракта коронавирус үлем сәбәбе буларак төгәл билгеләнгән, ә тагын 5206 очракта «үлемнең төп сәбәбе дип фаразлана, әмма өстәмә рәвештә медицина тикшеренүе үткәрергә кирәк».

Моннан тыш, статистика белгечләре китергән мәгълүматлар буенча, июль аенда якты дөнья белән хушлашкан 6,3 меңнән артык пациентта Covid-19 өстәмә авыру буларак билгеләнгән. 1449 очракта ул «пациентның үлемен тизләткән өзлегүләр барлыкка килүгә ярдәм иткән», ә 4844 очракта үлемгә йогынты ясамаган.

Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда коронавирус июль аенда 763 кешенең үлемендә төп сәбәп булган. Шул ук вакытта, аларның 74ендә генә патоген идентификацияләнгән, ә 689ында ачыкланмаган.

Моннан тыш, республикада июль аенда якты дөнья белән хушлашкан 57 кешедә Covid-19 өстәмә авыру буларак билгеләнгән. Бары тик ун очракта гына ул үлемгә йогынты ясаган.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда коронавирус инфекциясенең авыр формалары ике тапкыр ешрак очрый башлавы хакында хәбәр иткән иде. 

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-08-2021/iyul-aenda-koronavirus-rossiyad-44-me-n-n-artyk-keshene-lemend-t-p-s-b-p-bulgan-5835575

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев