Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәтчәннәре!

Сугыш чоры балалары! Хөрмәтле райондашлар!

Ихлас күңелдән иң изге һәм якты бәйрәм – Бөек Җиңүнең 76 еллыгы белән котлыйм! Исәнлек-саулык белән, тазалык-тынычлыкта, нык сәламәтлектә алдагы Җиңү көннәрен дә бергә каршыларга язсын. Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сугыш афәте һәр өйгә, һәр гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Бөек Ватан сугышында Җиңү – милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көчкуәте билгесе. Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Хөрмәтле ветераннар! Тиңдәшсез каһарманлыгыгыз, Җиңүгә ышанычыгыз һәм киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүегез өчен сезнең каршыда баш иябез. Күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәргә язсын. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын. Район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев