Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кадерле тыл хезмәткәрләре!

Сугыш елы балалары! Хөрмәтле райондашлар!

Илебез Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә. Бу көн безгә миллионнарның каны һәм җаны барәбаренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкраулары, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдаулары, сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел… Без, сугыштан соң туган буын, Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!

Сезгә сәламәтлек, озын гомер, тыныч көннәр теләп Комыгурҗа авыл җирлеге, “Шахтер” күмәк хуҗалыгы идарәләре, ветераннар советы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев