Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кадерле тыл ветераннары, сугыш чоры балалары!

9 май – Бөек Ватан сугышында яуланган Бөек Җиңү көне.

Бу көн шатлыклы да, тантаналы да, үлемсезлеккә дан җыры һәм батырлар көне. Җиңү көне – бөтен Россия халкы өчен уртак, ил халкын берләштерүче бәйрәм. Ватаныбыз азатлыгы өчен барлык халыклар иңгәиң торып сугышканнар. Сезнең сугыш чорындагы һәм тыныч тормыштагы хезмәтегез, яу кырында башларын салган райондашларыбызның ихлас батырлыгы безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, Сез кылган батырлыклар һич онытылмас. Сезгә нык сәламәтлек, тыныч картлык, аяз күк йөзе телибез. Киләчәк тормышыгыз күк йөзе кебек аяз, гомерегез җыр кебек матур, күңелләрегез көр, йөзләрегез көләч булсын. Гаиләләрегезгә муллык-иминлек,, тынычлык телибез.

Күңгәр авыл җирлеге, Фәйзи Галиев исемендәге күмәк хуҗалык идарәләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев