Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Капчык янында күсе күргәннәр

Бөек Җиңү көне узып китте, Ураза гаете дә артта калды. Бу зур бәйрәмнәрне урамда өелгән чүп капчыклары белән каршылады Каенсар авылы халкы.

Бу очракта җаваплы түрәләрнең: “Аз гына уңайсызлык тууга, хәзер зарланыша башлый бу халык”, – диюен ишетәм. Тик бу уңайсызлык артык озын гомерле булып чыкты шул. Хәзер урамда очып-аунап йөргән чүп-чар өчен акча түләүне дә электрга бәйләп куйдылар. Ә капка төпләрендә чүп-чар өемнәре һаман үсә. Тиздән авылда туй булырга тиеш, дөресрәге, кәләш алып китәчәкләр. Кунакларның бу хәлне күреп исе китәр инде! Ярар, җыелган чүп өемен бер-ике тапкыр килеп булса да җыеп китәрләр дип өметләнергә була. Тик мәсьәләнең икенче ягы бар, монысы – бигрәк тә хәтәр. Капка төбендә өелгән чүп-чар өеменә карап, хозурланып утырган берәү капчыклар янында кәефе күтәренке һәм алпан-тилпән атлаучы зур күсе күреп шаккаткан.

Ныклап уйласаң, “Роспотребнадзор” дәрәҗәсендә хәл итәрлек мәсьәлә бит бу. Чөнки кимерүче булган җирдә чир таралу мөмкинлеге бик зур. Ә барысына да чүп-чарны җыярга тиеш була торып та төкереп карау гаепле. Йөри торгач, күзгә чалына бит ул: Түбән Көек, Иске Өҗем, Ташчишмә, Әйшияз авылларында да шул ук хәл икән. Ирексездән, кайчан ташып бетерерләр һәм гомумән ташып бетерә алырлармы икән бу кадәр чүп-чарны дигән сорау туа. Ә әлегә ике атнага бер тапкыр җыелырга тиешле чүп-чар «ароматы»на хушланып яшәргә мәҗбүр авыл халкы. Реваль Гатауллин, Күәм авыл җирлеге башлыгы: – Каенсар, Әйшияздан тыш, Дусым авылында да чүп-чар таулары хасил булды. Чүп җыючыларга көн саен дәшәм инде... Озакка сузмаслар, шушы көннәрдә үк җыештырырлар дип өметләнәм. Дамир Галиәхмәтов, Түбән Көек авыл җирлеге башлыгы: – Чүп җыю машинасы, ниһаять, бүген килде. (автордан: без барган 18 май көнне төшкә кадәр әле юк иде). Тик бөтенесен дә җыеп бетерә алмас инде алар. Безгә килгәнче Күңгәрдә булганнар. Анда да бер өлештә чүп-чар калган диделәр. Азат Вәлиев, Өҗем авыл җирлеге башлыгы: – Бер ай булды инде – чүпне һаман җыймыйлар. Шушы көннәрдә Мокшыдагыны алып киткәннәр үзе. Кичә телефоннан аңлатуларынча, Әтнә ягына аерым чүп җыю машинасын билгеләгәннәр. Көтеп карыйк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Машиналары ватык дип эйтеп булмый кененэ берничэ тапкыр Кече Этнэдэге чуплеккэ менэлэр тик авыл чубен алып китмилэр.