Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Катнашу мәҗбүри

2022 елнын 29 декабрендә Россия Федерациясе Җинаять процессуаль кодексына яңа 241¹ маддәсе өстәлде – «Видеоконференцэлемтә системаларын куллану юлы белән суд утырышында катнашу».

Белгәнебезчә, җинаять эше буенча суд тикшерүе мәҗбүри рәвештә хөкем ителүченең катнашуында башкарыла. Яңа маддә нигезендә хөкем ителүче суд утырышында турыдан-туры катнашырга тиеш. Шул ук вакытта суд, хөкем ителүченең үтенече буенча, аның суд утырышында видеоконференц-элемтә системаларын куллану юлы белән (алга таба – ВКС) катнашуы турында карар кабул итәргә хокуклы.

Суд мондый карарны хөкем ителүченең суд утырышында турыдан-туры катнашу мөмкинлеге булмаган очракта да, якларның үтенече буенча, яисә, үз инициативасы белән кабул итә.

Шулай ук, авыр, яисә, аеруча авыр җинаять турындагы җинаять эшен караганда, суд процесста катнашучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, сак астында булган хөкем ителүченең суд утырышында ВКС ярдәмендә катнашуы турында карар кабул итәргә хокуклы.

Мондый очракларда, суд утырышында яклаучының катнашуы мәҗбүри.

Район суд матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев