Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә?
Хәбәрләр

Кайсы бер гамәл өчен 80 еллык гөнаһлар кичерелә?

Аллаһы Тәгалә Коръәндә адәм баласын «онытучан», «көчсез» дип атый. Димәк безгә барыбызга да ХАТАЛАНУ сыйфаты хас.

✨ Әмма Пәйгамбәребез: «Адәм балаларының барысы да хаталы, шуларның иң хәерлеләре – тәүбә итүчеләр”, - диде.

❗️Димәк, тәүбә кылу безне күркәм итә, чистарта.

✨ Коръәндә: «Һичшиксез, Аллаһы тәүбә итүчеләрне һәм чистарынучыларны сөя», – дип әйтелгән (Әл-Бәкара 2:222).

✨ Әбү Өмәмә радыяллаһу ганһедән риваять ителгән түбәндәге хәдис тә билгеле:
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән:
✨ «Кем җомга көнне миңа 80 салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә шуның 80 ел кылган гөнаһларын гафу итә» (Ихья гулүм әд-дин 1/507).

❗️Тик бу хәдисне дөрес аңлау кирәк! Биредә сүз КЕЧКЕНӘ ГӨНАҺЛАР турында бар.

Чыганак: https://www.instagram.com/p/CKBo_b-qw7i/


Нет комментариев