Протест белдерүчеләр кулыннан дистәдән артык табиб зыян күргән.
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстанстанда чуалышлар нәтиҗәсендә 1 меңнән артык кеше зыян күргән. Берничә йөз кешене хастаханәгә китергәннәр, дистәләрчә кеше реанимациядә ята.
«Хабар 24» дәүләт каналы мәгълүматлары буенча, 400 кеше хастахандә, 62 кеше реанимациядә ята», - дип хәбәр итә республиканың массакүләм матбугат чараларына сылтама белән РИА Новости.
Протест белдерүчеләр медикларга һөҗүм итә, дип хәбәр ителә. Хәзерге вакытта алар кулыннан дистәдән артык табиб зыян күргән.
Нет комментариев